Алабугада яңа халыкара мәктәп ачылды

2014 елның 5 сентябре, җомга

Бүген Алабугада чит ил белгечләре балалары өчен Alabuga International School халыкара мәктәп ачылды. Республика өчен яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Alabuga International School  махсуслаштырылган мәктәптә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында һәм Кама сәнәгать үзәгендә эшләүче чит ил белгеләре балаларына белем бирү каралган. Мәктәп нигезенә беренче ташны салу тантанасы 2013 елның 1 мартында узды , ул "Өч аю" арендалы коттеджлар поселогы территориясендә урнашкан. "Алабуга" МИЗның идарә компаниясе "ОЭЗ ППТ "Алабуга" ААҖ - поселокны төзү заказчигы. 

Мәктәп комплексында мәктәп һәм балалар бакчасы бар, гомуми мәйданы 4 мең.кв.м, анда 350 бала белем алырга мөкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International