Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан һәм CISCO мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә күчәргә тиеш»

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан һәм CISCO компаниясенең төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар, әмма аларга багланышларның яңа юлларын эзләргә кирәк. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CISCO компаниясенең вице-президенты Вимо Элфринг җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда белдерде.

Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, CISCO - челтәр технологияләре өлкәсендә дөнья лидеры. Республика, ТР Президенты сүзләренчә, компания белән актив хезмәттәшлек итә. 2012 елда хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, Санкт-Петербургтагы, Давостагы форумнардагы очрашуларда уртак проектлар турында сүз барды. Февраль аенда Татарстан делегациясе Барселонада булды, анда CISCO компаниясенең «акыллы шәһәр» буенча алымнары белән танышты. Октябрь аенда Татарстан һәм CISCO якындагы ике елга хезмәттәшлекнең юл картасын имзаладылар, ә КФУда компаниянең лабораториясе ачылды.

«CISCO - безнең партнер, аңырсыз без алга таба үсешне күрмибез дә инде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бөтен тармаклар да IT-алымнар таләп итә».

CISCO вице-президенты Вимо Элфринг Татарстан Президентына бүген КФУда узган лекция һәм компаниянең сәләтле Татарстан студентларын эшкә җәлеп итәргә теләгәне турында хәбәр итте. «Татарстан студентлары хезмәт юлларын Казанда CISCOда башларлар, дип өметләнәбез», - дип әйтте компания вице-президенты. Ул шулай ук Татарстан белән төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтергә дигән өметләрен белдерде.

Очрашу барышында катнашучылар CISCO белән хезмәттәшлек үсеше перспективалары турында фикерләре белән уртаклаштылар.

«Безнең хезмәттәшлеккә юнәлешләр күп. Тик безгә мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә күчәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте CISCO делегациясе әгъзаларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам ки, бу визитыгыз барышында, аерым очрашулар барышында сез алга таба адымнарыгызны төгәлрәк билгеләрсез».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International