Рөстәм Миңнеханов Словения башкаласы Люблянага эш сәфәре белән килде

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения башкаласы Люблянага эш сәфәре белән килде.

Любляна халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев каршы алды.

Килүгә Татарстан Президенты Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булды («Гранд Юнион» кунакханәсе концерт залы, Любляна).

Бу чараның мәртәбәле кунаклары – Словения Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Митя Бервар, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев.

Рөстәм Миңнехановның ике көнлек эш сәфәре программасында (2014 елның 15-16 декабре) – эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр, шул исәптән Словения Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Митя Бервар, Словения Республикасының икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивальшек һәм башкалар белән очрашу карала.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Словения Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Само Хрибар-Милич белән сөйләшүләр алып барачак һәм Словения-Татарстан эшлекле форумында (ТПП Словения ССП конференц-залы) катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International