ТР Президенты: «Ил фәнгә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш»

2015 елның 7 феврале, шимбә

Ил фәнгә, яңа технологияләргә, импортны алыштыруга мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш, дип саный Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген  фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Россия фәне көне алдыннан узды.

«Кризис һәм дөньядагы вәзгыять беренче чиратта үз-үзебезгә ышанырга тиешлегебезне күрсәтә. Әгәр дә без көнбатыш технологияләргә һәм эшләнмәләргә ышансак, вәзгыять бик җитди булачак. Бүгенге мизгел илнең фәнгә, яңа технологияләргә, импортны алыштыруга мөнәсәбәтен үзгәртергә тиешлеген күрсәтә, чөнки әлеге процесс инерцияле, һәм моны тиз башкару мөмкин түгел», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, илебез фәненең зур потенциалы, бай тарихы, бөтен дөньяга танылган галимнәре бар, Россиягә, аерым алганда, Татарстанга да дөньяда фәнни өлкәдә  нәтиҗәлерәк ярышырга кирәк.

Безнең төбәк конкурентлыгы күбесенчә республиканың мәгариф һәм фәнни потенциалына бәйле булачак», – дип ассызыклады ТР Президенты. Ул билгеләгәнчә, бүген Татарстан бик күп компанияләргә кызыклы, һәм җәлеп итүнең төп үзенчәлеге – югары белемле хезмәткәрләр булуы. «Теләсә нинди көнбатыш компаниясе, бигрәк тә югары технологияле, беренче чиратта шул мәсьәләләргә игътибар итә», – дип әйтте ТР Президенты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов республикада Татарстан Республикасы Президенты каршында мәгариф һәм фән Советын булдыру турында хәбәр итте. Яңа органны оештыру максаты – фән һәм мәгариф үсешенә ярдәм итү, шулай ук бу өлкәдә дәүләт идарәсен камилләштерү.

Киңәшмә тәмамлангач, Совет әгъзаларының берсе, КФУ ректоры Илшат Гафуров журналистларга хәбәр иткәнчә, рәисе ТР Президенты булган яңа киңәш органы мәгариф һәм фән өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча экспертлар советы булып торачак.  КФУ ректоры билгеләгәнчә, Совет зур була, аның составына Татарстанның фән һәм мәгариф вәкилләре генә түгел, ә берничә атаклы Россия галимнәре һәм фән өлкәсе хезмәткәрләре, аерым алганда, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды Советы рәисе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International