Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Төркия Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашу үткәрде

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашу үткәрде. Чарада Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнес даирәләре вәкилләренә кыскача республиканың социаль-икътисадый торышы, алга таба үсешнең төп юнәлешләре, иң эре инвестицион проектлар турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән Татарстан арасындагы багланышлар иң уңышлылары. Безнең илләр җитәкчелеге актив рәвештә хезмәттәшлек итәләр, һәм 2015 елның дүртенче кварталында югары дәрәҗәдә очрашулар булыр дип көтелә. Аларны Казанда уздыру мөмкинлеге карала, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

“Алабуга” махсус икътисадый зонасын Рөстәм Миңнеханов Төркия һәм Татарстанның уңышлы хезмәттәшлегенә уңай мисал дип атады, анда Төркия партнерларының берничә инвестицион проекты гамәлгә ашырылды, шул исәптән күптән түгел Kastamonu Төркия компаниясенең производствосы эшләтеп җибәрелде.

Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат Татарстан җитәкчелегенең республика территориясендә яңа производстволар ачылу яклы икәнен ассызыклады. Без инвесторларга, яңа проектларга ярдәм итәргә әзер, дип әйтте ул.

Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре, үз чиратларында, кече һәм урта бизнесны, банк секторы кебек юнәлешләрне үстерү буенча тәкъдимнәрен белдерделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, аерым алганда, очрашуда катнашкан Төркия банк структуралары вәкилләренә перспектив проектларны кредитлау мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.  

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International