Татарстанда грипп һәм ОРВИ йоктыручыларның артуы күзәтелә

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Соңгы атнада республикада тын юлларының кискен вирус инфекциясе (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар 26 меңнән артык булган. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина китерде.

Былтыр республикада 1 млн.нан артык кешегә гриппка каршы прививка ясалган. Узган елда авыруларның гомуми структурасында гриппның өлеше нибары 0,1 процент булган. Республикада яшәүче 135 кешегә "грипп" диагнозы куелган. Әмма бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Грипп – бик мәкерле авыру, чөнки ул катлаулы өзлегүләргә китерергә мөмкин, дип сөйләде Марина Патяшина. Аның сүзләренә караганда, былтыр әйтелгән фаразлар рас килгән: февральнең икенче яртысында, чыннан да, Россия территориясендә гриппның эпидемик күтәрелеше теркәлгән.

Татарстанда исә хәлләр яхшырак: әлегә республикада авыру эпидемия дәрәҗәсендә түгел. Шулай да, гыйнварның өченче атнасыннан авыручылар саны бермә-бер арткан. Соңгы атнада Яр Чаллыда 68 процентка, Яшел Үзәндә 44 процентка, Лениногорскида 42 процентка, Әлмәттә 40 процентка һәм Казанда балалар арасында 39 процентка эпидемия бусагасын узу күренеше күзәтелә. Шул сәбәпле, бу территорияләрдә авыруга каршы тиешле чаралар күрелә: дәвалау-профилактика учреждениеләрендә, социаль хезмәт күрсәтү объектларында медицина битлеге кию режимы кертелгән, йогышлы авыруларга каршы чаралар бермә-бер көчәйтелгән.

Республиканың баш санитар табибы әйтүенчә, тын юлларының кискен вирус инфекциясен (ОРВИ) һәм гриппны кисәтү максатыннан, республиканың кайбер муниципаль берәмлекләрендә мәктәпләр ябылган. Аерым алганда, хәзерге вакытта Әлмәт районының 6, Минзәлә районынының 1, Казанның 2 мәктәбендә дәресләр туктатылган. 14 урта белем бирү йортында аерым сыйныфлар ябылган: Казанның 13 мәктәбендәге - 22 сыйныф һәм Минзәлә районының 1 мәктәбендәге - 9 сыйныф. Авыручы яки дәрес калдыручы балаларның саны 25 проценттан артса, уку процессы атна-ун көнгә туктатыла, дип тәгаенләде Марина Патяшина һәм моның нәкъ менә профилактика чарасы булуын ассызыклады.

Соңгы атнада республикада респиратор вируска тикшерелгән кешеләрнең 14енә "грипп" диагнозы куелган. Бу елның гыйнвар аенда һәм хәзерге вакытта тын юлларының кискен вирус инфекциясе һәм грипп белән авыруларның күпчелеге парагрипп, "А/H3N2", "РС" вирусы, "В" төркеме гриппы вируслары аркасында килеп чыга, дип сөйләде Татарстанның баш санитария табибы. Ул әлеге авыруларга каршы профилактика чараларының заруриятен билгеләп узды. Иң беренче чиратта, дәвалаучы табиб киңәшләрен тотып, вируска каршы препаратлар, витаминнар, фитопрепаратлар кабул итәргә кирәк. Туклану рационына С витаминына бай ризыкларны кертү, саф һавада йөрү, тиешенчә йоклау, физик күнегүләр ясау да яхшы профилактика чарасы булып санала. Грипп һәм тын юлларының кискен вирус инфекциясе таралышы чорында кеше күп җыелган урыннарга барудан тыелып тору да авыру йоктырудан саклап калырга мөмкин, дип киңәш итте Марина Патяшина үзенең чыгышында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International