Рөстәм Миңнеханов: Төп бурыч – бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү һәм азык-төлек базарындагы ассортиментны киметмәү

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Кризиска чаралар кысаларында безнең төп бурыч – бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү һәм азык-төлек базарындагы ассортиментны киметмәү. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Утырыш «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, кайбер муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

Республика алдында торган төп бурычлардан Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләрен, чәчүлек мәйданнарын саклап калуны һәм чәчү кампаниясе кысаларында технологик процессларны үтәүне атады. Терлекчелеккә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, баш исәбен саклап калу бик мөһим, чөнки бу – авыл хуҗалыгы нигезе.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен хәзер кредитларның күп булуы, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән булуы кыенлыклар тудыра.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика тулаем азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән, 2014 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме 189 млрд. сум тәшкил иткән.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярминкәләр оештырган һәм уздырган өчен аерым рәхмәт белдерде. Республикадагы 13 төр төп ашамлык продуктларына бәяләр миллион кешеле шәһәрләр арасында иң түбәне, диде ул.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бүген күрсәтелгән дәүләт ярдәме аз түгел, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу чараларны тиешенчә кулланырга кирәк.

Без эре авыл хуҗалыгы формированиеләре турында гына түгел, шәхси хуҗалыклар турында да сөйләшергә тиеш – аларда бит бик күп кеше эшли һәм бу социаль проект, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, республикада 1093 гаилә фермасы, 138е – төзелеш стадиясендә.

«Лизинг-грант» программасы буенча дүрт ел эчендә 820 авыл кешесе грант алган, һәм бу программа шулай ук дәвам итәчәк.

Авыл хуҗалыгы техникасы хакының 40%ын субсидияләү программасы да әйбәт бара, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, республикада сыер фермаларына капиталь ремонт һәм силос-сенаж траншеяләрен кору программасы эшли башлады.

«Әйе, тармакка инвестицияләр күләме кимеде, әмма 20-22 млрд. сум – аз акча түгел һәм темпларны саклап калырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Ул язгы чәчү эшләренә төгәлрәк тукталды.

Язгы чәчү эшләрен без 15 млрд. сум булыр дип көтәбез, диде Рөстәм Миңнеханов, булган ресурслар - 5-6 млрд. сум, калган акчаларны алу өчен банклар белән эшләргә кирәк. Сбербанк һәм Россельхозбанк белән эш алып барыла инде, диде ул, башка банклар да кушылырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм федераль һәм республика дәрәҗәсендә ташламалы шартларда кредитлар алырга ярдәм итәчәк.

Йомгаклау коллегиясендә төп нотык белән ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International