Татарстан Президенты Урыссу үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге урнашкан яңартылган бинаны карады

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Ютазы муниципаль районына эш сәфәрендә Урыссу үзәк район хастаханәсендә булды. Рөстәм Миңнеханов бу сәламәтлек саклау учреждениесенең капитальтөзекләндерелгән корпусларының берсен карады. Яңартылган бинада үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге урнашкан. Республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстан Президенты өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде.

Объектның капиталь ремонтын республика бюджеты финанслаган, чыгым 10,2 млн сумнан артык тәшкил иткән. Бинада 2014 елның августында ремонт эшләре башлаган, һәм быел 15 февральдә төгәлләнгән.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге тәүлек дәвамында яту өчен 10 урынга исәпләнгән. Бүлектәге хезмәткәрләр саны 18 кеше тәшкил итә.
Быел Урыссу үзәк район хастаханәсендә балалар тудыру бүлеген 4,7 млн сумлык медицина җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла. Дәвалау учреждениесенең баш табибы Ренат Фатыйхов журналистларга белдергәнчә, җиһазларның бер өлеше кайтарылган, шушы көннәрдә монтажлау эшләре башланачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты баш табибка медицина техникасы алу өчен 1 млн сумга сертификат тапшырды.

Бу минутларда Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районы Советының 2014 елда социаль-икътисадый үстерү нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга бурычлар куюга багышланган утырышында катнаша. Утырыш башланганчы, ТР Президенты Ютазы районы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе һәм проектлары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International