Рөстәм Миңнеханов Казандагы паркларны һәм скверларны реконструкцияләү концепциясен хуплады

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы паркларны һәм скверларны реконструкцияләү концепциясен тәкъдим иттеләр.

Барлыгы Казанда 25ләп парк зонасын торгызу һәм ремонтлау күз алдында тотыла. Проектларның һәрберсе турында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева җентекләп сөйләп бирде.

«Крылья Советов» паркын (Олег Кошевой ур.) реконструкцияләү проектын беренче булып күрсәттеләр. Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, реконструкция гамәлдәге планлаштырылган структураны саклап калуны күз алдында тота. Бу – эре паркларның берсе.

Аннары Яңа Савиново районындагы Әпсәләмов, Ямашев, Чистай урамнары янындагы «Ак чәчәкләр» скверы турында сүз барды. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, скверга халык тавыш бирүе юлы белән исем бирелгән. Аны төзекләндерү татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов истәлегенә багышлана.

«Континент» балалар паркы проекты балалар һәм гаиләләр ялы өчен территорияне реконструкцияләүдән гыйбарәт. Парк эре транспорт чишелеше һәм торак районнары арасында урнашкан. Шуңа күрә монда яклаучы яшел зона, ял итү мәйданчыгы, актив ял зонасы һәм башкалар булыдырылачак.

Аннары Татарстан Президентына Декабристлар урамы буйлап «Яшьләр скверы», «Аккош күле» урман паркы, «Сосновая роща» паркы проектлары күрсәтелде.

Урицкий ис. паркны торгызу яшел массивны саклап калудан, яңа ял итү зоналарын яңартудан торачак. Парк елы буена популяр булып кала, ул зур потенциалга ия.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук Декабристлар урамы буендагы скверны, Роман Петров ис. паркны (Киров районындагы Халтурин ур.), Юдино поселогы торак массивындагы сквер-мемориалны, Меңьеллык паркын һәм Яшь парлар паркын, Тинчурин ис. паркны реконструкцияләү проектлары күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Президентына «Аксенов-сад» (Чехов ур, Вахитов районы) скверы идеясе турында җентекләп сөйләделәр, ул Россия язучысы Василий Аксенов истәлегенә багышлана.

Азакта Дан скверын (Җиңү проспекты), «Вахитов» паркын, Ирек мәйданы скверын, Сәетгалиев ис. Мәдәният сарае алдындагы ял итү паркын һәм мәйданчыкны (Дәрвишләр пос.) һәм башкаларны реконструкцияләү проектлары тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплады. Ул Эксперт советы әгъзалары хуплавыннан башка эшне башламаска кушты. Проектларда барлык катнашучылар – архитекторлар, иганәче компанияләр вәкилләре, районнар җитәкчеләре эш башлар алдыннан үз гамәлләрен килештерергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, һәр проектта этаплап гамәлгә ашыру каралырга тиеш. Иң мөһиме – бу парклар һәм скверлар халык йөрерлек булсын иде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, реконструкция скверга йөриячәк кешеләрнең яшен дә исәпкә алсын иде, җәяүлеләр зоналарымы ул яисә актив ял итү һәм спорт мәйданчыкларымы. Ул Мәскәүдәге Горький ис. үзәк паркны уңай мисал итеп китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International