Илдар Халиков Казанның оборона предприятиеләре ветераннарына Җиңүнең 70 еллык юбилее медальләрен тапшырды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның оборона предприятиеләре ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Бу бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Илдар Халиков ветераннарны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады. 700 мең татарстанлы фронтка китте, аларның яртысы әйләнеп кайтмады. Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән өчен 300 дән артык татарстанлы “Советлар Союзы Герое” исеменә ия булган, 200 меңнән артыгына хәрби орденнар һәм медальләр тапшырылган, дип ассызыклады ул. Премьер-министр билгеләгәнчә, Җиңү өчен шулай ук тылда да йөз меңнәрчә кеше заводларда һәм колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында һәм госпитальләрдә тәүлек буе хезмәт итә.

“Татарстанның горурланырлыгы бар. Безнең республика хәрби техника җитештерү буенча мөһим төбәкләрнең берсенә әверелә. Республикага Советлар Союзының көнбатыш өлкәләреннән 70 завод һәм фабрика эвакуацияләнә”, - дип искә алды Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры фронт ихтыяҗларын тәэмин иткән зур заводларның эшчәнлеге турында җентекләбрәк сөйләде.
“С.П.Горбунов исемендәге Мәскәү авиация заводы” Казанда “Серго Орджоникидзе исемендәге 124 нче завод” территориясендә урнаштырылган. Ике айдан анда яңа "Пе-2" бомбага тотучы самолетлар чыгарыла башлый. Сугыш елларында биредә 10 меңннән артык шундый хәрби самолет җитештерелгән.
Казан ат дирбияләре эшләү фабрикасы территориясендә Ленинград авиация заводы (хәзерге Казан вертолет заводы) урнаштырыла, ике атнадан ул "У-2" самолетын чыгара башлый, 1944 елда ул конструктор Поликарпов исеме белән "По-2" дип атала. Алар фронтта төнге бомбага тотучы, элемтә самолетлары һәм санитар машиналары буларак кулланыла. Сугыш елларында барлыгы 11 мең 553 "По-2" самолеты чыгарылган.
Ул вакытта илдә бердәнбер Казан кинотасма фабрикасы кыска вакытта хәрби һава разведкасы өчен аэрофототасма чыгаруны үзләштергән, сугыш елларында ул 4 тапкырга күбрәк җитештерелгән.
Казан кетгут заводында хирургия-җөй материалларын җитештерү 5 тапкырга арткан.
Сугыш елларында Татарстан сәнәгате фронт кирәк-яраклар өчен барлыгы 600 төрдән артык продукция чыгарган, шул исәптән хәрби самолетлар, кораллар, “Катюша” өчен реактив туп ядрәләре, хәрби кирәк-яраклар.

Илдар Халиков ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер теләде.
Алга таба 35 ветеранга юбилей медальләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International