Рөстәм Миңнеханов: “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәк

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының һәлак булган гражданнары гаиләләренә 1 млн. сум биреләчәк.

“Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә Россия Федерациясенең җәрәхәтләнгән гражданнарына, сәламәтлекләренә салынган зыян дәрәҗәсенә карап, 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акча бүленеп биреләчәк.

Янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән чит ил гражданнарына Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләрендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Янгын нәтиҗәсендә һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренең туган җирләренә мәетне илтүгә әзерләнүгә һәм транспортта илтүгә чыгымнарsы компенсацияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International