Казанга Сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил килде

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Бүген кич белән Татарстан Республикасына Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр- координаторы, Сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясенең рәистәше Софьян Җәлил килде.

“Казан” халыкара аэропортында Софьян Җәлил әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов каршы алдылар.

Искә төшерәбез, иртәгә, 2015 елның 9 апрелендә, Казанда Россия-Индонезия бизнес форумы булачак, ә аннан соң, Сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясенең X утырышы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International