Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗда “Армстронг” заводын эшләтеп җибәрде

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә минераль җепселләрдән түшәм плиталары җитештерүче “Армстронг” заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Армстронг Ворлд Индастрис компаниясе президенты Мэтт Эспе катнаштылар. 

Яңа завод төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме – 3,6 млрд. сум. Заводның еллык җитештерү куәте 20 млн. квадрат метр түшәм плиталарыннан гыйбарәт  Завод продукциясен бөтен Россия территорясендә, шулай ук Беларусь һәм Казахстанда сату планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, әлеге производствоны эшләтеп җибәрү Татарстан өчен дә, Россия өчен дә зур әһәмияткә ия. “Бүген без Армстронг компаниясенең дөнья дәрәҗәсендәге түшәм плиталарын җитештерүче иң заманча заводларының берсен ачабыз. Элекке бу материаллар илебезгә чит илләрдән китерелә иде. Шуңа күрә әлеге производство иморт алыштыручы. Һәм Россия өчен генә түгел, ә БДБ илләре өчен дә”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Аерым Рөстәм Миңнеханов Америка инвесторларына рәхмәтен белдерде. “Әлеге проектка, безгә ышануыгыз өчен рәхмәт. Кыска вакыт эчендә “Алабуга” МИЗда заманча предприятие барлыкка килде, һәм ул 20 млн. квадрат метрга кадәр заманча продукт җитештерәчәк. Бу безнең хезмәттәшлекнең башы гына булуына ышанам”, - дип әйтте ул.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, республика җитәкчелеге алга таба да Армстронг Ворлд Индастрис компаниясенә яңа проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк.

Мэтт Эспе, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка яңа предприятиене планлаштыру һәм төзү вакытындагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул завод хезмәткәрләренә – россиялеләр һәм америкалылардан торган командага рәхмәт әйтте.

Ул искәрткәнчә, Армстронг компаниясе Татарстан белән элекке дә хезмәттәшлек иткән иде: Универсиада һәм сәламәтлек саклау объектларына түшәм плиталары китерде. "Татарстанның киләчәге якты. Бу - илдә иң тиз үсеп баручы төзелеш базары булган Россиянең иң алдынгы регионы", - дип ассызыклады Армстронг Ворлд Индастрис компаниясе президенты. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Мэтт Эспе яңа производствога символик старт бирделәр.

Аннары мәртәбәле кунаклар яңа заводның производство мәйданнарын карадылар. Рөстәм Миңнехановка түшәм плиталарын җитештерүнең төп этаплары турында сөйләделәр, әлеге продукциянең Россия базарында популяр булган төрләрен күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International