Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Рубин» президенты Валерий Сорокинга һәм баш тренеры Ринат Билялетдиновка, команда уенының түбән дәрәҗәдә булуы сәбәпле, клубка идарә буенча вазыйфаларыннан ирекле рәвештә баш тартырга тәкъдим итте.
Киләчәктә «Рубин» ФК идарә итү мәсьәләсе клубның Попечительләр советының якындагы утырышында каралачак.