Искәртик, инженер фәннәре өлкәсендә А.Н.Туполев исемендәге халыкара премиясе 2014 елның нояберендә ТР Президенты Указы белән булдырылды. Премия алга таба республикада инженер фәннәрен үстерү, галимнәрне атаклы фәнни хезмәтләре, ачышлары өчен бүләкләү һәм танылган авиаконструктор Андрей Туполев исемен мәңгелләштерү максатыннан булдырылды.
Бүген Евгений Кабловка премияне тапшырганда, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бу премия белән бүләкләү беренче мәртәбә үткәрелә. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, премия алуга чит ил һәм Россия галимнәре заявкаларын җибәргән.