Илдар Халиков: Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре саны 5 процентка кимегән

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

2015 елда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре саны 5 процентка кимегән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кыскарту бурычы, икътисади вазгыятькә бәйсез рәвештә, ел саен диярлек куела, шуңа Татарстан өчен бу кризиска каршы юнәлтелгән чара түгел.

Республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре саны параметрларын билгеләү өчен 2014 елда читтән җәлеп ителгән оешма тарафыннан эш вакыты аудиты үткәрелгән.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында 47 кеше хезмәт куя, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында – 55ләп кеше. “Бездә, территориаль подразделениеләрне исәпкә алмаганда, хезмәткәрләре саны 150 кешедән артып киткән эре министрлыклар калмады диярлек. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Финанслар министрлыгы иң эреләр рәтендә кала бирә. Калган министрлыкларда хезмәткәрләр саны 100дән ким”, – дип тәгаенләде ул.

ТР Премьер-министры әйтүенчә, бу юнәлештә быелга бурычлар әлегә билгеләнмәгән. Әмма хезмәткәрләр саны ягыннан да, чыгымнар мәсьәләсендә дә кыскартулар булачагы мәгълүм. Шул ук вакытта һәр министрлык һәм ведомство буенча билгеле бер процентка кыскарту максаты куелмый, дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International