Рөстәм Миңнеханов өлеш кертеп фатир төзүдә алданганнар вәкилләре белән очрашты

2016 елның 26 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов проблемалы объектлар төзүне тәмамлау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Киңәшмәдә «Фон» һәм «Свей» компанияләренең өлеш кертеп фатир төзүдә алданганнар вәкилләре, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ вәкилләре, Казан мэры  Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, өлеш кертеп фатир төзүдә алданганнар проблемасы республикада махсус контрольдә тора. Ул белдергәнчә, өлеш кертеп фатир төзүдә алданганнар вәкилләре белән очрашулар тагын да дәвам итәчәк.  

Казанда агымдагы вәзгыять турында башкала мэры  Илсур Метшин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, республика башкаласында тәмамланмаган объектларны атап үтте. Болар – Бехтерева, Краснококшайский – Баруди, Четаев, Әмирхан, Достоевский урамындагы күп фатирлы йортлар.

Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, инспекцион тикшерүдән соң Достоевский урамындагы йорт («Свей» компаниясе) төзелештә шактый гына бозулар ачылган, бу иминлекне тәэмин итүгә йогынты ясый, шуңа күрә төзелеш дәвам ителми.

«Золотая середина» торак комплексында объектның игълан ителгән катлары саны артып киткән, хәзерге вакытта экспертиза дәвам итә.

Илсур Метшин шулай ук «Симфония» ТК, «Молодежный» ТК, «МЧС» ТК проблемалы йортлары вәзгыяте турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген проблемалы объектларны төзеп бетерүгә җибәрелгән акчаларның йөрүен тикшереп торырга кирәк. «Һәрбер сумның кая китүен белеп тору мөһим, – диде ул. – Акчалар керү, шулай ук аларны тоту схемасы ап-ачык булырга тиеш».

Чаллы шәһәрендәге вәзгыять турында Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Ул ике проблемалы компанияне атады – Фон» һәм «Химстрой».

Шәһәрдә бу җәһәттән бәлага тарган 767 кешенең 2016 елда 420сенең проблемасын хәл итәргә җыенабыз, диде Наил Мәһдиев, калганнары 2017 елга күчәчәк.

Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты вәкиле хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә бөтен ил буенча бик актуаль. Ул гражданин Аитовка карата кулланылган гамәлләр турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов активлар өлкәсендәге проблеманы хәл итәргә һәм  гражданин Аитовның яраннарын ачыкларга кушты.

Аннары дәүләт хакимияте органнары вәкилләре өлеш кертеп фатир төзүдә алданган кешеләр сорауларына җавап бирделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International