Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды. Анда ул XIV йөз тарихи объекты – Ак пулат үрнәгендә булдырыла торган , мунча комплексы белән “Кол Гали” кунакханәсе һәм Болгар ислам академиясе төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәне уздырды.

Киңәшмә Болгар ислам академиясенең төзелеш мәйданчыгын караудан башланды. Академия комплексы Ак мәчеттән көньяк-көнчыгыштарак урнашачак.

Хәзерге вакытта мәйданчыкта төзелешне башлау өчен әзерлек эшләре җәелдерелгән. Болгар ислам академиясе булачак урында истәлек ташын салу, “Изге Болгар җыены” кысаларында, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми кабул итү көнендә, 2016 елның 21 маена планлаштырыла.

Болгар ислам академиясен булдыру идеясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды. Академия гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге дини-мәгариф һәм мәгърифәтчелек үзәге булачак.

Киңәшмә барышында академия төзелешен башлау буенча һәм “Изге Болгар җыены” н уздыру буенча оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Аннары Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүчеләр кунакханә төзелеше мәйданчыгында булдылар. Бу объектка нигез салу 2015 елның 27 апрелендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында булган иде.

Хәзер төзүчеләр 300 урынга исәпләнгән кунакханә бинасын коралар. Төзелешнең биеклеге ЮНЕСКО кагыйдәләренә нигезләнеп чикләнә. Төзелеш эшләре “Korston Group” идарәче компания вәкилләре тәкъдимнәре белән алып барыла. Комплексны 2017 елның җәенә төзеп бетерү планлаштырыла. Проектның инвесторлары – “Татнефть” ГАҖ һәм “ТАИФ” ААҖ.

Минтимер Шәймиевне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ҖЧҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин,  “Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗанов, “Грань” ҖЧҖ төзелеш компанияләре төркеме генераль директоры Леонид Анисимов, Болгар музей-саклаулык директоры Фәргать Мөхәммәтов, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре һәм башкалар озата йөрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International