Рөстәм Миңнеханов "Игелеклек. Мәхәббәт. Кайгыртучанлык" мактау ордены белән бүләкләнде

2016 елның 23 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Игелеклек. Мәхәббәт. Кайгыртучанлык" мактау ордены белән бүләкләнде. ТР Президенты, үз чиратында, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астаховны "Дуслык" ордены белән бүләкләде. 

Бүләкләр бүген Казанда "Созвездие-Йолдызлык" XVI республика фестиваленең гала-концерты кысаларында тапшырылды.

ТР Президенты указы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм бала хокукын яклау эшенә керткән гаять зур өлеше өчен РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астаховны "Дуслык" ордены белән бүләкләде. .

ТР Президенты РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил карары белән балалар иминлегенә фидакарь хезмәте өчен "Игелеклек. Мәхәббәт. Кайгыртучанлык" югары мактау ордены белән бүләкләнде. 

Бала хокуклары вәкиленә шулай ук "Созвездие-Йолдызлык" фестивале хәрәкәтенең мактау медале тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International