Рөстәм Миңнеханов: “Созвездие-Йолдызлык” фестивале хәрәкәтенә киләчәктә дә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәчәкбез”

2016 елның 23 апреле, шимбә

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" XVI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә уза. Менә инде 16 нчы ел рәттән яшь талантларның иң маһирлары республикакүләм фестивальнең йомгаклау концертында катнашу бәхетенә ирешә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов гала-концертның мәртәбәле кунаклары булды.

Җыр-биюләрне, конферансьеларның сөйләү осталыкларын ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова, Кырым Республикасы мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов һәм башкалар тамаша кылды.

Рәсми затлар “Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Хореография", "Конферанс", "Җырга иң яхшы көй", "Иң яхшы җыр тексты”, "Видеоклип" номинацияләрендә төрле яшь төркемнәрендә җиңүчеләрне һәм махсус призга лаек булучыларны тәбрикләде.

Фестиваль 2001 нче елдан бирле үткәрелә. 2016 нчы елның 12 гыйнварыннан 1 нче мартына кадәр Татарстан торак пунктларында сайлап алу турлары үткән. Район һәм шәһәр дәрәҗәсендәге фестивальдә ел саен 10 меңләп бала катнаша. 67 мең кешенең 22 меңе 29 февральдән 31 нче мартка кадәр Казан, Лениногорск, Сарман, Яр Чаллы, Мөслим, Чирмешән, Арча, Кукмара, Апас һәм Яшел Үзәндә узган республика һәм зона турларда катнашкан. 11-14 апрель көннәрендә ТР башкаласы Казанда фестиваль лауреаты һәм җиңүчесе исеме өчен республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 4500 гә якын бала көч сынашкан. Казанда “Уникс” мәдәни-спорт комплексында яшьләрнең “Созвездие-Йолдызлык-2016” XVI республикакүләм ачык телевизион заманча эстрада сәнгате фестиваленең беренче зур гала-концерты булды.

Бүгенге концертны Марина Михайлова һәм ТРның атказанган артисты Дмитрий Платонов алып барды. Шулай да, аларны концерт дәвамында төрле яшь төркемнәрендә “Конферансье” номинациясендә җиңүгә дәгъва кылган балалар алмаштырып торды – бәйрәм аларның алып баручы ролендә әзерләнгән чыгышлары белән үрелеп барды.

Концертның беренче бүләкләү өлешендә Россиянең халык артисткасы Ангелина Вовк фестивальдә катнашкан 11-15 яшьтәге иң талантлы 10 балага “Орленок” лагерена 10 юллама тапшырды. “Бүген күңелләрне күтәрә торган бәйрәм. Һәр баланың үз чыгышына бөтен күңелен салганын күренеп тора. Нинди генә һөнәрне сайласалар да, сез һәрвакыт алдынгылар сафында булачаксыз”, - дип мөрәҗәгать итте Ангелина Вовк. Ул республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм бүгенге Президенты Рөстәм Миңнехановның фестиваль үсешенә теләктәшлек һәм ярдәм итүен билгеләп узды.

Бүләкләүнең беренче блогында шулай ук ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Нурия Хашимова, Кырымның мәдәният министры урынбасары Исмәт Заатов, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов тәбрикләде. "Бүген республикада фестиваль уңышлымы-юкмы икәнлеге турында беркем сүз кузгатмый. Әлбәттә, бу проектның уңышлы булуы бәхәссез", - дип белдерде Минсәгыйть Шакиров.

Исмет Заатов фестивальдә катнашучыларны Кырым мәдәният министры В.Новосельская исеменнән сәламләде. “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте генераль продюсеры Дмитрий Тумановка Кырым башлыгы Сергей Аксеновның Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзедан сәламләү хаты укылды.

Бүләкләүнең икенче өлешендә җиңүчеләргә лаек булган бүләкләрне тапшыру өчен ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев, Илдар Гыйльметдинов чакырылды. Гүзәл Удачина 16 ел дәвамында фестиваль хәрәкәтендә 800 мең бала катнашуын билгеләп узды. Чыгыш ясаучыларның күбесе 16 ел элек фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановның шундый проект булдырам дип янып-көеп йөрүләренең нәтиҗәсе шуның кадәр булачагын күз алдына да китермәүләрен әйтте. Алар барысы да “Созвездие-Йолдызлык”ның талантлар тәрбияләүче чара булуын ассызыклап, фестиваль сынаулары аша узып чыныккан бу балаларның һәм яшүсмерләрнең зур түрәләр һәм абруйлы иҗат әһелләре булачагына ышаныч баглады.

Балалар омбудсмены Павел Астахов чыгышында бүгенге гала-концертны чып-чын бәйрәмгә тиңләде. “Менә инде 16 ел рәттән Татарстан Республикасы күк йөзендә яңа йолдызчыклар кабына һәм бер зур йолдызлыкка кушыла. Татарстанда ни өчен шундый талантлы балалар күп дип гаҗәпләнәләр. Мин болай дияр идем: биредә - тере су, тере җир, тере һава, тере кешеләр, һәм алар үз балаларын бик кадерли. Моның өчен баш иям”, - диде П.Астахов.

Бәйрәм бүләксез булмый. Беренче урыннарны яулаучылар ТР Президентының махсус дәүләт стипендиясенә ия булды. Беренче, икенче һәм өченче урыннарга кыйммәтле бүләкләр арасында велосипед, “Мелита” туннары, концерт костюмнары тегүгә сертификатлар, алтын кулон, көмеш билгеләр, ТР Хөкүмәтеннән акчалата премия һәм башкалар бар. Педагогларга ТР Мәдәният министрлыгыннан премияләр тапшырылды.

Гран-при ияләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. “Вокал-соло” номинациясендә 17 яшьлек Казан егете Игнат Изотовка тиңнәр табылмады. “Хореография” номинациясендә Гран-при Балык Бистәсеннән “Рапсодия” хореография коллективына тәтеде.

“Бу искиткеч бәйрәм. Менә инде 16 нчы тапкыр бөтен республиканы күтәрәбез. Бу фестивальдә 67 мең бала катнашкан. Бүген исә аларның иң-иңнәре биредә, һәм без аларны котлыйбыз, “бик зур рәхмәт Сезгә. Сез – безнең горурлыгыбыз” дибез. Сез үзегезнең муниципалитетларның гына түгел, бөтен республика һәм илнең горурлыгы. Республика Президенты буларак сезгә шуны вәгъдә итә алам: бу хәрәкәткә этәргеч бирдек, бүген һәм киләчәктә дә үстерәчәкбез һәм ярдәм итәчәкбез”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International