Бүген Дубайга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Emaar Properties» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
«Emaar Properties» - 1997 елда БГӘ нигезләнгән инвестиция компаниясе. Бүгенге көнгә ул - гарәп дөньясында иң эре девелопер. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре - Якын Көнчыгышта, Төньяк Африкада, Азиядә, Европада һәм Төньяк Америкада төзелеш өлкәсенә инвестицияләр кертү. Иң атаклы проектлары - Бурдж Халифа бинасы.
Рөстәм Миңнеханов һәм «Emaar Properties» җитәкчелеге Татарстан территориясендә төрле проектларга инвестицияләр кертү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, коммерция һәм торак йортлар төзү өлкәсендә.