Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов Кремль яр буен йөреп чыктылар

2016 елның 10 июне, җомга

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Игорь Шувалов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремль яр буен йөреп чыктылар. 

Җәяүле сәфәр барышында Игорь Шувалов «Парклар һәм скверлар елы –  2015»кә һәм «Су саклау зоналары елы – 2016»га багышланган экспозиция белән танышты. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман аңлатмалар биреп барды. Аерым алганда, ул парк зоналары булдыру һәм шәһәр җәмәгатьчелек урыннарын үстерү буенча Татарстанда башкарыла торган эшләр турында сөйләде. 

РФ беренче вице-премьерына Актанышта, Бөгелмәдә, Мамадышта, Кукмарада сулыкларны төзекләндерү проектларын күрсәттеләр. Аерым стендта Казандагы һәм республиканың кайбер шәһәрләрендәге яңа һәм торгызылган парклар фотографияләре куелган иде. Наталия Фишман ассызыклаганча, төзегәндә импортны алмаштыру мәсьәләләре дә исәпкә алынган. Балалар өчен уен мәйданчыкларын җыю комплектлары чит илләрнеке кыйбат булганга күрә, илебез (Татарстан) продукциясе кулланылган.   

Азакта Игорь Шувалов Татарстан Республикасында бара торган үзгәрешләрне югары бәяләде. «Тырышып эшләү һәм эшен җиренә җиткерү хас Татарстанга һәм ул шуның белән аерылып тора да. Монда яратып һәм белеп эшлиләр. Шуның өстенә профессиональ тупланган команда бар, ул булсынга эшли», - диде РФ беренче вице-премьеры. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International