"Бисеринки" бию коллективыннан балалар Истанбулдан якындагы рейс белән өйгә кайтачаклар

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы җитәкчелеге "Бисеринки" бию коллективы балалары хәлен контрольдә тота, алар кичә кич, 28 июнь көнне Истанбулдагы "Ататөрк" халыкара аэропртыннан самолетта оча алмыйча калган. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Истанбулдан Татарстан Республикасына балаларны кайтару эше белән бөтен тиешле структуралар шөгыльләнә. 

Хәзерге вакытта балалар имин, төнне алар отельдә үткәргәннәр, иртән аларны ашатканнар. 

Искәртик, 10-12 яшьлек 15 кыздан торган бию коллективы һәм аларның җитәкчесе Болгариядәге халыкара конкурстан Истанбул аша кайткан. Аэропортка алар кичә кич килгән, багажны тапшыргач, теракт булган. Төркем җитәкчесе балаларны җыеп куркынычсыз җиргә илткән һәм шалтыратып вакыйгалар турында хәбәр иткән. 

Балалар Россиягә китүче якындагы рейс белән кире кайтачаклар. Бүген 21.15 сәгатьтә очачак "Истанбул-Казан" рейсына билетлар сатып алынган. 

Киткәнче балаларга уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International