ТР Хөкүмәте порталында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасын интернет-трансляцияләү оештырылачак

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Иртәгә, 2016 елның 21 сентябрендә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышын интернет-трансляцияләү оештырылачак. 

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәчәк.   

Чарада онлайн режимында Интернет челтәре аша барлык файдаланучылар да катнаша алачак – таянма Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталының төп битендә урнаштырылачак (www.prav.tatarstan.ru).

Чара 2016 елның 21 сентябрендә иртәнге сәгать 10.00да башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International