Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Искә төшерәбез, Болгардагы яңа кунакханә комплексына беренче нигез ташы узган ел 27апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында салынды. Проект инвесторлары буларак анда “Татнефть” ГАҖ һәм “ТАИФ” ААҖ катнаша. Комплексның ачылышы 2017 елның җәенә планлаштырыла.

Хәзерге вакытта “Грань” ҖЧҖ подряд оешмасы төзүчеләре кунакханә комплексының эчке бизәү эшләрен башлыйлар.

“Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм “Архитектор Хәкимова остаханәсе” ҖЧҖ генераль директоры Анна Хәкимова киңәшмәдә катнашучыларга төп холл, ресторан заллары һәм кунакханә номерлары интерьерлары проектларын тәкъдим иттеләр.

Минтимер Шәймиев фикер алышуда, кунакханә эчендә барысы да гармонияле, нык һәм матур булырга тиеш, дип билгеләде.

Киңәшмәдә “ Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, "Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль менеджеры урынбасары Свейдан Фади, "ГИСУ РТ” ДКУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International