Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Төрекмәнстанга килде

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Төрекмәнстанга килде. Ашхабад шәһәрендә Сапармурат Ниязов исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Президентын Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин һәм Төрекмәнстан Дәүләт спорт комитеты рәисе Тойли Камәков каршы алды. 

Рөстәм Миңнехановның Ашхабадка визитының беренче көнендә Милли-мәдәни үзәкнең Мукам сараенда Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан сәнгате әһелләре концерты узачак. Чара Татарстан Республикасы көннәрен ачып җибәрә. 

Икенче көнне "Огузхан" сарай комплексында Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстан Президенты Гурбануглы Бердымөхәммәдов белән очрашу каралган. Яклар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Төрекмәнстан Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр.

Сәүдә-икътисадый палатада Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан мөстәкыйльлегенең 25 еллыгына багышланган икътисадый казанышлары күргәзмәсендә катнашачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ашхабадта Россия илчелегенең яңа бинасында булачак, анда Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин белән очрашу каралган. Көнең икенче яртысында Ашхабад шәһәренең "Йолдыз" кунакханәсендә Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы уза, анда Төрекмәнстан эшлекле даирәләре белән очрашулар каралда алга таба хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында сүз барачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International