Рөстәм Миңнеханов 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эше белән танышты

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Кытай Халык Республикасында ике көнлек эш сәфәрендә. Ул анда 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эше белән танышты.

2016 елда Россия Федерациясе СIIF Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсенең хезмәттәш иле булды. «CIIF-2016» Россия делегациясен Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли. Делегация составында федераль һәм региональ хакимият органнары, эре предприятиеләр җитәкчеләре бар. 

Ярминкә бүген Шанхай шәһәрендә Милли күргәзмә һәм конгресслар үзәгендә ачылды. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче Татарстан делегациясе вәкилләре күргәзмәдә катнашучылар экспозицияләре белән таныштылар, аерым алганда, Мәскәү шәһәре Хөкүмәте һәм "Саклык банкы" ГАҖ стендларын карадылар. Быел ярминкәдә Toshiba, TRUMPF, Huawei, Goldwind, CheryAutomobile, Shaanxi, Mitsubishi, Renault, Amada, Salvagnini, BoschRexroth, Omron, Intel, Hitachi, Eaton, Volvo, Porsche, Michelin, FANUC, Panasonic, Yamaha һәм башка сәнәгать лидерлары экспозицияләре бар. 

Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә "КАМАЗ" ГАҖ, "Казан вертолетлар заводы" ГАҖ, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Алабуга" МИЗ, "иннополис" МИЗ, ТР Инвестицион ъсеш агентлыгы стендлары бар. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук инновацияләр һәм яңа технологияләр индустриясен үстерү буенча форум ачылышында катнашты. Кунакларны Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров сәламләде. Ул мондый күренекле мәйданчыкта чыгыш ясау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде. 

Бүген Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай хөкүмәтара комиссия утырышы узуы көтелә, Россия ягыннан анда Денис Мантуров рәислек итәчәк. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International