Казанга эш сәфәре белән Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым килде

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым килде.

Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында килгән ул Казанга. 

«Казан» халыкара аэропортына килүгә үк Бинали Йылдырым һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу өчен Казан Ратушасына юнәләчәк.

Төркия Республикасы Премьер-министры эш сәфәренең максаты – Казандагы «Стамбул» скверында Садри Максудига һәйкәл ачу тантанасында катнашу, Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещенский Соборын карау.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә (Казан Кремлендә), киңәйтелгән составта Төркия Республикасы  делегациясе вәкилләренең Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашуы, башка чаралар планлыштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International