Татарстанга Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников килде

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстанга Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм  «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников эш сәфәре белән килде.

«Бигеш» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Визитның төп максаты – «СМЦ Алабуга» яңа заводы нигезенә таш салу тантанасында катнашу. Әлеге җитештерү – «Магнитогорск металлургия комбинаты» (Россиядә иң эре металлургия комбинаты) һәм «Джошкуноз» Төркия компаниясенең (гамәлдәге МИЗ резиденты) уртак проекты. Яңа завод автомобиль сәнәгате өчен корыч эшләнмәләр (бланкалар) җитештерәчәк. 

Визиты кысаларында Борис Дубровский һәм Виктор Рашников «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән сөйләшүләр алып барачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International