«Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков Казанга эш сәфәре кыла

2016 елның 23 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков килде.  

«Казан» халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Килүгә үк «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе, Рөстәм Миңнеханов бергәләп, автомобильләргә газ салучы компрессор станциясе – АГНКС-5кә юнәлде (Казан, Җиңү проспекты, 141), анда газ-мотор техникасы экспозициясе оештырылган иде.

Искәртәбез, Казанда вакытта Виктор Зубков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак, аның катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында эшче киңәшмә, башка чаралар уздырылачак.   

«Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисенең эш сәфәренең төп максаты – Азнакай, Алабуга, Лениногорск, Чаллы шәһәрләрендә һәм Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында алты яңа АГНКС ачуда катшашу (чара шәһәрләр белән видеоконференцэлемтә режимында узачак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International