Абдуллах Гөл һәм Нурсолтан Назарбаев Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән Төркия Республикасының унберенче президенты Абдуллах Гөл котлады.

“Чын күңелдән Сезне 80 яшьлегегез белән котлыйм һәм үземнең иң изге теләкләремне җиткерәм, – диелгән котлау телеграммасында. – Һәр яңа ел Сезгә һәм тугандаш татар халкына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек бүләк итсен.

Беләм, Сез Россиядәге тугандаш Татарстан Республикасы үсеше һәм иминлеге өчен Дәүләт Киңәшчесе вазифасында мөһим эш алып баруны дәвам итәсез, Сезгә бу эшчәнлелегездә  уңышлар телим.

2009 елда Сезнең кунакчыллыкта минем Казанга беренче сәфәрем, һәм аның Төркия – Татарстан багланышлары кысаларында беренче булуы, миндә һәрчак горурлык уята, Сезнең шуны белүегезне телим. Алга таба да безнең ныклы тарихи элемтәләргә нигезләнгән мөнәсәбәтләр үсешенә мин чын күңелемнән ышанам.

 Сезгә, кадерле дустым, сәламәтлек, бәхет, ә тугандаш татар халкына киләчәктә үсеш һәм тынычлык дәвам итүен телим”.

Котлау сүзләрен Минтимер Шәймиевкә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев та җибәргән.

“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Сезне 80 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас котлыйм һәм изге теләкләремне юллыйм. Сезнең лаеклы авторитетыгыз, җитәкче зирәклеге һәм үз-үзегезне аямыйча эшкә бирелгәнлегегез үз илеңне ныгытуга һәм Татарстанны үстерүгә хезмәт итүдә үрнәк булып тора.

Сезнең турыдан-туры җитәкчелек белән Татарстан тормышында мөһим демократик һәм социаль-икътисади үзгәрешләр булды, нинди милләттән булуга һәм нинди дин тотуларына карамастан, республикада яшәүчеләрнең мәнфәгатьләре гармониясе булдырылды, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруда шартлар тудырылды.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм һәм күңел көрлеге телим”.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International