Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады.

“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне чын күңелдән 80 яшьлегегез белән котлыйм. Яшь чактан ук Сез үз тормышыгызны туган җирегез өчен җаваплы хезмәт итүгә багышладыгыз. Татарстанның беренче Президенты булгач, Сез республиканың социаль-икътисади үсеше өчен, шулай ук илебез халыклары арасында бердәмлекне ныгыту һәм катлаулы елларда Россия Федерациясенең бөтенлеген саклауда күп эшләр башкардыгыз.

Татарстан Республикасы хакимияте һәм Русь Православие Чиркәвенең үзара хезмәттәшлек итүенә зур өлеш кертүегез өчен аерым рәхмәт белдерәсе килә. Бу бергә эшләү төбәкнең традицион дини берләшмәләре арасында милләтара тынычлык һәм килешүне саклауга, мәдәниара диалогның, балаларны һәм яшьләрне дини-әхлакый һәм патриотик рухта тәрбияләүнең үсешенә ярдәм итә.

Бу истәлекле көндә ихластан Сезгә рухи һәм тән сәламәтлеге, Ходайның ярдәмен һәм барлык изге эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар телим”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International