Татарстан Президенты: Питрәч районының алга таба үсешкә мөмкинлекләре бар

2017 елның 10 феврале, җомга

Питрәч районының алга таба үсешкә мөмкинлекләре җитәрлек. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районы Советының 2016 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2017 елга бурычларга багышланган утырышында белдерде.

Сессия эшендә Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров, ТР икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар катнашты.   

Эдуард Дияров чыгышында хәбәр иткәнчә, узган елда Питрәч районы республикан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында 10 урынны яулады. Тулаем территориаль продукт күләме 4,4 % ка артты һәм 6,68 млрд. сум тәшкил итте.  Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча 2 млрд 798 млн сумлык продукция җитештерелгән. Сәнәгать производствосы күләме индексы 10 % ка артты. Уртача хезмәт хакы 22,3 мең сум тәшкил итте. 

"Районның берләштерелгән бюджетына 699 млн. 811 мең сум күләмендә табыш керде, алардан  үз табышы - 48,1 процент", - дип хәбәр итте район башлыгы. 

2015 ел белән чагыштырганда районның үзен тәэмин итү дәрәҗәсе 7 % ка артты. Керемнең 76,8 % - салым түләүләре. Берләштерелгән бюджет чыгымнары 2016 елда 684 млн. 328 мең тәшкил итте. 

Авыл хуҗалыгы тармагы район икътисадында алдынгы тармак. АХК продукциясенең тулаем күләме 3,6 млрд. сум тәшкил итте (111 %), акчалата керем - 2,8 млрд. сум. 2016 елда авыл хуҗалыгына 907 млн. сумнан артык инвестицияләр кертелде. 

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, билгеләгәнчә, югары күрсәткечләр, шул исәптән авыл хуҗалыгында да, эре инвестор - "Ак Барс Холдинг" компаниясе - булуы белән аңлатыла, аның производстволары бүген район АСК системасында алдынгы урында. Ләкин авыл хуҗалыгының гомумән үсешен бәяләсәң, республика рейтингында Питрәч районы бары 25 урында. Аерым алганда, ТР Президенты сөт җитештерү күләме аз булулын ассызыклады.

"Бүген сез тәүлегенә 51 тонна сөт җитештерәсез. Әйтик, Әтнә районында - 178,5 тонна, Сабада - 141 тонна, Кукмарада - 200 тонна. Ә мин районны башкаларга үрнәк итеп куйган заманнарны хәтерлим, бирегә килеп, сездән тәҗрибә тулплый, өйрәнә иделәр", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Район хуҗалыкларның кече формалары өлкәсендә артта калып бара, бары 33 урында. Бүген республикада 1205 гаилә фермасы, 107 се төзелеп килә, 3 мең хезмәт урыны булдырылган. Ике елда 824 шәхси хуҗалык 150 млн. сум субсидия алган. Шул ук вакытта Питрәч районында бары 14 миниферма эшли (5 се технологик), 4 се былтыр төзелгән. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, питрәчлеләр авылда бизнес үстерү мөмкинлеген кулдан ычкындыралар. "Сезнең өстенлекле якларыгызның иң мөһиме - географик урыныгыз. Яныгызда Казан, ә бу сату өчен зур базар, - дип ассызыклады ул. - Район җитәкчелегенә бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк, авыл халкын кызыксындыручы формаларны эзләргә, ярдәм итәргә кирәк. Авыл хуҗалыгын үстермичә, без авылны югалта алабыз". 

Тагын бер кискен мәсьәлә - райондагы кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген биредә 789 гектар кулланылмый. Җирне уйламыйча тарату дөрес түгел, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

"Җир эшләргә тиеш. Авыл хуҗалыгы җирләрен җитештерү предприятиеләрен үстерү, өстәмә эш урыннары булдыру яисә торак төзү өчен башка формаларга күчерүгә мин каршы килмим. Әмма сездә бик күп җир буш кала", - диде ул район башлыгына.

ТР Президенты сүзләренчә, торак фондның контрольсез артуы да кире нәтиҗәгә китерә ала: "Әгәр дә бу кешеләр көн саен китеп, кире кайтып йөрсә, башка шәһәрдә эшләсәләр, район казнасына керемгә салым түләмиячәкләр. Ә сез барыбер социаль өлкәдә җаваплы буласыз: балалар бакчалары төзү, мәктәпләр, медицина учреждениеләре. Тигезлек булырга тиеш: торак сектор янында эш урыннарын булдырырга кирәк". 

Рөстәм Миңнеханов исәкрткәнчә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча Питрәч районы мәгариф сыйфатын бәяләү рейтингында соңгы урында. "Бу бер дә эшкә ярамый. Сездә бөтен кирәкле инфраструктура бар, мәктәпләр төзелә, төзекләндерелә, ә укучыларны әзерләү дәрәҗәсе түбән. Булачак белгечләр буларак, алар конкурентлыкка сәләтсез. Бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк", - диде ТР Президенты. 

Аеруча Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнесны үстерү, җирле бюджетларны туплау, балалар мәгариф учреждениеләрендә ашату сыйфатына һәм башка мәсьәләләрә игътибар итәргә өндәде. 

"Гомумән, район тормышында уңай үзгәрешләр сизелә. Мин бер-ике җитешсез якны гына билгеләдем, әмма бу сездә мөмкинлекләр зур булуын күрсәтә. Сезгә алга таба үсү өчен мөмкинлек бар", - диде Татарстан Президенты. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International