Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары җитәкчеләре белән координацион киңәшмә уздырды.
Татарстан Президентына Чад Республикасыннан килгән КФУ студентын үтерү факты буенча җинаять эшен тикшерүнең барышы турында мәгълүмат бирделәр.
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу җинаять эшен тикшерүнең барышын аерым контрольгә алырга кушты.