Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны юбилее белән котлады

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшь тулуы белән котлады.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Котлыйм Сезне 60 яшь тулу белән!

Югары дәрәҗәдәге профессиональлек һәм хәбәрдарлык, туган якны чын күңелдән ярату өчен Татарстан халкы Сезне хөрмәт итә. 

Сез күп һәм нәтиҗәле хезмәт итәсез, куелган мәсьәләләрне хәл итүдә - республика һәм бөтен ил иминлеге өчен  - җаваплы, чыннан да дәүләти карашны һәрдаим күрсәтәсез. 

Сезгә сәламәтлек, алдагы планнарны уңышлы ашыруыгызны һәм иң яхшы теләкләр телим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International