Ингушетия Республикасының беренче Президенты Руслан Аушев Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Ингушетия Республикасының беренче Президенты Руслан Аушев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Чын йөрәктән Сезне юбилей - туган көнегез белән котлыйм! Бу күренекле вакыйганы Сез физик һәм рухи күтәренке чагыгызда күп милләтле Татарстан Башлыгы вазифасында каршы аласыз.

Югары профессинальлек, бай тормыш тәҗрибәсе, максатчанлык һәм куелган максталарга ирешүдә түземлек һәм шәхси тыйнаклык Сезгә җәмгыятьтә ихтирам һәм абруй яуларга мөмкинлек бирделәр.

Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев эшчәнлеге чорында салынган ныклы икътисадый нигез бүген Сез грамоталы һәм профессиональ җитәкли торган яңа команда тарафыннан уңышлы һәм эзлекле үстерелә. 

Тантаналы юбилей көнендә Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар һәм казанышлар, тынычлык, бәхет, Сезнең һәм якыннарыгызның чәчәк атуын телим". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International