Рөстәм Миңнеханов Лейпцигта BMW автоконцерны заводында булды

2017 елның 8 марты, чәршәмбе

Бүген Германиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов BMW автоконцерны заводында булды. Татарстан Республикасы Президентын Саксония Юстиция министры Себастьян Гемков, Россиянең Лейпцигтагы Генераль консулы Вячеслав Логутов, башка рәсми затлар озата йөрде.  
Лейпцигта BMW заводы – дөньядагы иң заманча һәм иң экологик автоҗыю предприятиеләренең берсе. 2005 елда эшләтеп җибәрелгән. 
Көн саен конвейердан 740 машина чыга – 1 нче һәм 2 нче серия БМВ автомобильләре, шулай ук BMW i3 и BMW i8 электромобильләре.
Хезмәткәрләренең гомуми саны – 4800 кеше. Завод төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме 2,2 млрд. еврога якын. 2011 елдан башлап Лейпциг махсуслаштырылган үзәк булып тора, анда BMW Group электромобильләр җитештерү тәҗрибәсен туплый.
Татарстан делегациясе кузов һәм җыю цехларында булды.  
Рөстәм Миңнеханов BMW автомобилен сынап карады, BMW i8 спорт версиясе автомобилен йөртеп карады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International