Рөстәм Миңнеханов «Федераль пассажир компаниясе» АҖ генераль директоры Петр Иванов белән очрашты

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Федераль пассажир компаниясе» АҖ генераль директоры Петр Иванов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар тимер юл траспортын үстерү, ерак араларга тимер юлда пассажирлар йөртүгә идарә өлешендә киләчәктә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, башка темаларга да кагылдылар.  

Петр Иванов кыскача гына Федераль пассажир  компаниясен (ФПК) - «РЖД» ААҖ махсуслаштырылган филиалын үстерү перспективалары турында сөйләде.

ФПК – 15 региональ филиалдан һәм 68 структур бүлекчәдән, 3 ярдәмче компаниядән тора.

Аерым алганда, Петр Иванов хәрәкәт составын яңарту планнары турында сөйләде, 2017 елгы Конфедерацияләр кубогын һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыруга бәйле рәвештә пассажирлар күбрәк йөри башлаячак.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Казани мэры Илсур Метшин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International