Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ришвәтчелек күренешләренә тап булучы гражданнар саны кими бара

2017 елның 10 марты, җомга

Татарстанның коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында белдерде.

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узган утырышта ТР Дәүләт Киңәчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР дәүләт хакимиятие органнары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы коррупциягә каршы эшне төрле юнәлешләр буенча алып бара: тәрбияләү һәм юридик белемне арттырудан башлап дәүләт хезмәткәрләренең керемнәрен тикшерүгә кадәр. Нәтиҗәдә республикада ришвәтчелек күренешләренә тап булучы гражданнар саны кими бара. 2009-2011 елларда һәр бишенче кеше (21 %), бүгенге көндә бу күрсәткеч икеләтә кимегән (9,6 %). 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, узган елда Су саклау зоналары елы кысаларында ришвәтчелекне киметү эше зур күләмдә башкарылды. Аерым алганда, яр буе линиясен кайтару, бу өлкәдә суд практикасын булдыру, сулык мәйданнарын куллануны тәртипкә китерү эшен башкарып булды. Прокуратура һәм күзәтчелек органнарынең уртак эше нәтиҗәсендә 1700 су саклау законын бозу очрагы кисәтелгән, 365 объект сүтелгән, яр буенча юл ачылган. "Без бу эшне агымдагы елда да дәвам итәбез, шулай ук урман зоналарына да игътибар итәчәкбез", - диде ТР Президенты. 

2016 елда Татарстанда хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1038 җинаять ачылган һәм кичәтелгән, 157се ришвәт алуга кагыла. Кешеләр ришвәтчелеккә кагылышлы гаризаларны ешрак яза башлады.

"Дәүләт органнарына булган мөрәҗәгатьләрнең арта баруы хакимияткә ышаныч артуын күрсәтә. Узган елда гына татарстан Президенты Аппаратына 43 меңнән артык мөрәҗәгать килде. Актив эш нәтиҗәсендә бюджет акчаларын, дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләрен үзләштерерүгә бәйле 550 дән артык җинаять ачыкланды һәм кисәтелде. бу җинаять эшләре буенча зыян 400 млн. сумнан артты. Хокук саклау органнары аны кайтаруны тәэмин итте, - диде ТР Президенты. - Ләкин мондый зыян булу дәүләт органнары эшләп җиткермәвен күрсәтә».

ТР Президенты ассызыклаганча, вазифаи затларның шәхси ихтыяҗларына бирелергә мөмкин булуларын ачыклау бик мөһим. "Ахыр чиктә җинаять саны арта һәм социаль кискенлек килеп чыга. Ассызыклыйм, биредә үзеңнән башларга кирәк дигән кагыйдә бик туры килә. Законнар өстенлеге принцибын саклау турында сүз бара", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International