Илдар Халиков “Татфондбанк” кертемчеләре белән очрашты

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татфондбанк” кертемчеләренең инициатив төркеме белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР юстиция министры Лариса Глухова, Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Никиташин, ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов, ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәләмләп, Илдар Халиков кыскача агымдагы вәзгыять белән таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта зыян күргән кертемчеләргә иминиятләштерелгән акчаларын түләү дәвам итә. Татфондбанкның 142 мең клиенты 43 млрд. сум акча алган. Бу гомуми кертем күләменең 90%ы.  

“Кызганыч, кайбер физик затлар белән бәйле хәлләр аерым тикшерүне таләп итә. Иң беренче чиратта, бу кертемнәре 1,4 млн. нан артып киткәннәр. Алар акчаның билгеле бер өлешен конкурс процедурасы гамәлгә ашырылгач кайтарып алачак”, – дип билгеләде Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры сүзләренчә,  “ТФБ Финанс” ышанычлы идарә оешмасы катнашучылары биргән гаризалар буенча зур эш алып барыла. “Аерым юнәлеш – социаль якланмаган гражданнар категориясе буенча эш. Прокуратура моның  буенча дәгъва белдерде, чәршәмбе ул Татарстан Югары судында каралачак. Башка клиентларга республиканың Татарстанның Адвокат палатасы, Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә, дәгъва әзерләүдә ярдәм итә, алар да судка җибәрелә”, – диде ул.

Республика Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, “ТФБ Финанс”ның банкка акча күчерү йөкләмәсен бирергә өлгергән 300 клиенты акчаларын Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы аша кайтара алачак.

“Тагын бер мөһим юнәлеш – банкротлык процедурасы, аерым алганда, аны тизләтү. Мин моңа аеруча игътибар бирәм: кертемчеләргә акчаларын ничек тә булса тизрәк кайтарырга кирәк, чөнки 2017 елның 100 мең сумы һәм 2019 елның 100 мең сумы – төрле акчалар. Бу максатларда кулланылачак банк активларының аңлаешлы базасын төзергә кирәк”, – диде ТР Премьер-министры.

Әңгәмә барышында Илдар Халиков Татфондбанк һәм Интехбанкның зыян күрүче кертемчеләренә ярдәм итү фондын оештыру идеясен хуплады.

“Без сезнең белән даими очрашып торачакбыз, башкарган эшләр буенча мәгълүмат җиткерәчәкбез. Сез, үз чиратыгызда, теге яки бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрегезне әйтә аласыз: алар барысы да игътибар белән өйрәнеләчәк”, - дип мөрәҗәгать итте ул инициатив төркем вәкилләренә.

Очрашу азагында Илдар Халиков “Татфондбанк” буенча тикшерү эше максималь рәвештә ачык булачагын билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International