Рөстәм Миңнеханов: "Транснефть" - безнең стратегик хезмттәшебез

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

"Транснефть" - безнең стратегик хезмттәшебез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Транснефть-Прикамье" компаниясе офисының яңа бинасы ачылу тантанасында. Чарада катнашу өчен Казанга "Транснефть" ГАҖ президенты Николай Токарев килде. 

"Татарстан Республикасы икътисады нефть сәнәгатенә нигезләнә, "Татнефть" компаниясе һәм кече нефть компанияләре белән бәйле һәрнәрсә шулай ук "Транснефть" компаниясе белән бәйле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без әле нефть эшкәртүче республика да, һәм бүген бездә ике нефть эшкәртү заводы бар, якын арада өченче НЭЗ сафка кертеләчәк, әлбәттә, барлык бу проектлар, эшне тәэмин итүче кирәкле инфраструктураны вакытында әзерләнмичә, мөмкин булмас иде". 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республиканың эре нефть продуктларын җитештерүче икәнен дә искәртте, ә аларны кулланучыга илтергә кирәк. "Бу "Транснефть" хәл итә торган мәсьәләләр. Ягъни "Транснефть" - безнең стратегик хезмәттәшебез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләгәнчә, Татарстан белән "Транснефть" компаниясе яраштырып эшне алып бараллар. 

Моннан тыш, "Транснефть-Прикамье" АҖ - бюджетка салым түләүчеләрнең иң эреләреннән берсе дә, бу республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар да катнашу дигән сүз дә. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, якын арада "Алабуга" МИЗ территориясендә турбулентлыкка каршы присадкалар җитештерүче завод ачыла, әлеге заводны "Транснефть"төзи. 

"Шулай итеп безнең уртак планнар зур, һәм без чын күңелдән Николай Токаревка, компаниянең җитәкчелегенә һәм командасына ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Әлеге объект - "Транснефть-Прикамье" АҖ офисының яңа бинасы да бик тиз төзелде һәм бу Казан үзәгендәге бик матур объект", - диде Татарстан Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International