ТР Дәүләт Советы депутатлары 2016 ел өчен Татарстан башкарма хакимият органнары эшчәнлеге хисабын расладылар

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2016 ел өчен Татарстан хакимияте органнары эшчәнлеге хисабы каралды.

Бу мәсьәлә буенча төп докладны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ясады.

Илдар Халиков 2016 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, кыскача икътисадтагы хәлнең торышы турында сөйләде.

2016 елда республиканың тулай төбәк продукты, 2015 ел белән чагыштырганда, 102,5 %ка арткан. Россия күләмендә бу күрсәткеч - 99,8%. 
2015 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш – 105%, сәнәгатьтә 103,5 % тәшкил иткән. Гомумән, Татарстанда барлык юнәлешләрдәге күрсәткечләр дә, Россия белән чагыштырганда, югарырак.

2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән.

2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 %ка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 %ка кимегән.

Республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән. 2015 елда бу сумма 5,2 %ка кимрәк булган. Товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алганда, реаль хезмәт хакы 99,7 % булган.

Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Россиядә 28 нче урынны биләгән. Идел буе федераль округы буенча исә, икенче урында. Иң күп хезмәт хакы Пермь краенда яшәүчеләргә бирелгән.

Узган ел республикада 55 853 бала туган. Халыкның табигый үсеше 11 мең кеше тәшкил иткән.

Илдар Халиков республиканың банк өлкәсендәге вазгыятькә аерым тукталды. Аерым алганда, “Татфондбанк”ның зыян күргән кертемчеләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Бүгенге көндә физик һәм юридик затларга акчаларын кире кайтару дәвам итә, дип ассызыклады ул.

Татфонбанк һәм Интехбанкта 1,4 млн сумнан артык кертемнәре булучылар акчаларының бер өлешен кире кайтара алачак. Әлеге эшне башкару идарә банкын билгели торган конкурстан соң мөмкин булачак.

Аның сүзләренчә, Татфондбанкта кертеме булган 146 меңнән артык кеше ( барысының 95%) һәм Интехбанкта кертеме булган 26 мең кеше (98%) иминият акчаларын кире кайтарган. 
 “Татфондбанк” белән булган хәл хөкүмәтнең даими контролендә”, - дип йомгаклады Илдар Халиков.

Гадәттәгечә башкарма хакимият хисабы депутатларның фикерен исәпкә алып төзелде. Комитетлар үзләренең сорауларын алдан ук җибәргәннәр иде. Барлыгы Республика Хөкүмәтенә 32 сорау җибәрелгән.

Моннан тыш, бүген дә депутатлар Николай Рыбушкин, Артем Прокофьев, Александр Комиссаров, Илдүс Касыймов, Таһир Һадиев, Татьяна Воропаева, Рәис Сөләйманов, Рафил Ногманов өстәмә сорауларын бирделәр.

Сораулардан соң депутатлар хисап турында фикер алышуга күчтеләр.

“Тәнкыйтьләр яңгыраса да, без аңлыйбыз, Хөкүмәт үзенең эшчәнлеген зур базарда тотрыклылык булмаган, Россия икътисадының структур проблемалары көчәйгән катлаулы шартларда алып бара”, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Сооветы депутатлары ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим иткән хисапны расладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International