Мәскәүдә "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә "КАМАЗ" ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры, "КАМАЗ" директорлар советының кадрлар һәм бүләкләүләр комитеты рәисе Илдар Халиков катнашты.
Утырыш барышында компания эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләр каралды.
Директорлар советында "КАМАЗ" җәмгыятенең 2016 елда бизнес-планы үтәлеше буенча беренче нәтиҗәләр хәбәр ителде.
"2016 елдагы эш нәтиҗәләре буенча "КАМАЗ" бизнес-планны арттырып үтәде, 34,4 мең йөк машинасы сатты, бу 2015 ел белән чагыштырганда 16%ка күбрәк. Шул ук вакытта 28, 2 мең автомобиль эчке базар аша сатылды, 6,2 меңе экспортка куелды. Керем 127,28 млрд. сумга артты, 2015 ел белән чагыштырганда 31%ка югарырак", – дип билгеләде Сергей Чемезов.
Утырыштан соң Сергей Чемезов һәм Директорлар советының башка әгъзалары “КАМАЗ-мастер” командасы вәкилләре – “Дакар-2017” раллиенда җиңүчеләр белән очраштылар.