Татарстан Президенты БГӘ икътисад министры белән очрашты

2017 елның 2 апреле, якшәмбе

Бүген VII Eллык инвестицион форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Сәид Әл-Мансури һәм Дубай Ислам банкингы һәм финанслар үзәге җитәкчелеге белән очрашты. 

БГӘ икътисад министрының Татарстан Республикасында булганы бар, ул Казансаммит-2014 форумында катнашкан иде һәм Татарстан Президенты белән берничә ел таныш. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов җылы каршы алуларчы өчен рәхмәт белдерде. 

"Без ел саен Якын Көнчыгышта һәм Фарсы култыгы төбәгендәге иң эре һәм абруйлы Дубай инвестицион форумында катнашабыз. Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Янә биредә Татарстан Республикасы стенды тәкъдим ителгән. Без аны елдан ел кызыграк итәргә тырышабыз. Хөкүмәтләребез һәм эшлекле даирәләр төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтергә тырышалар. Безнең өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисадый элемтәләрне үстерүдә иң уңай партнерларның берсе. Кызганчыка каршы, әлегә алар без теләгән хәтле зур түгел. Минем фикеремчә, безнең хезмттәшлеккә мөмкинлекләр бар", - дип билгеләде Татарстан Президенты. 

Дубай шулай ук Татарстан туристларының яраткан ял итү урыны. Бүгенге көнгә Казан белән Дубай арасында "Флай Дубай" авиакомпаниясе самолетлары оча. "Безгә бергәләп БГӘ туристлары да Россияне, һәм, әлбәттә, Татарстанны яратсыннар өчен көч куярга кирәк", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты очрашуда Дубай Ислам банкингы һәм финанслар үзәге вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, ислам бангингын Татарстанда үстерүгә мөмкинлекләр барлыгын ассызыклады. Һәм очрашуда катнашучыларны Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара форумы - KAZANSUMMIT ка чакырды. "Сезне Татарстанда кхрергә һәрчак шат булабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International