Татарстан Хөкүмәте сайтында ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышын онлайн-трансляцияләү оештырылачак

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

«Татарстан Республикасында төзелеш материаллары сәнәгатен үстерүнең төп юнәлешләре» темасына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми сайтында Интернет аша трансляцияләнәчәк. 

Коллегия утырышы Кама Тамагы муниципаль районындагы «Фоника Гипс» предприятиесе территориясендә узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.  

Трансляция сылтамасы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталынның төп битендә урнаштырылган.    

Утырыш 14:00 сәгатьтә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International