Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышын интернет-трансляцияләү иртәгә, 2017 елның 5 апрелендә, ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында оештырылачак.
Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Корстон» КСККда узачак. Чарада Казаннан, Чаллыдан һәм республиканың муниципаль районынарыннан 200дән артык эшкуар катнашачак. Утырыш барышында 7 проект төркеме лидерлары үзләренең эш нәтиҗәләрен тәкъдир итәчәкләр.
Онлайн-режимдагы чарада Интернет челтәреннән файдаланучы һәркем катнаша ала. Трансляция сылтамасы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында урнаштырылачак (www.prav.tatarstan.ru).
Трансляция 15.00 сәгатьтә башланачак.