Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары, “Россия-2018” оештыру комитеты” автоном коммерциячел булмаган оешма рәисе Виталий Мутко килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов каршы алды.
Виталий Мутко 2017 елда узачак FIFA Конфедерацияләр кубогына тест чараларын уздыру һәм әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак.