Владимир Пучков Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе техникасының һәм коралларының әзерлеген карап чыкты

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков «Казан Арена» футбол стадионында булды.

Монда стадион каршындагы мәйданчыкта Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе техникасының һәм коралларының һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгының махсуслаштырылган техникасының әзерлеге смотры узды.

Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков «КАМАЗ» зур йөк машиналары базасындагы янгынга каршы техниканы, янгынга каршы күчерелмә баскычларны, күчмә лаборатор комплексларны һәм гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә кулланыла торган башка махсус техниканы карап чыкты.

Владимир Пучковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International