Рөстәм Миңнеханов 2017-2018 елларга ТР беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту буенча Татарстан Хөкүмәте тәкъдим иткән программаны хуплады

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017-2018 елларга Татарстан Республикасы беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасын хуплады.

Искәртәбез, программа, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның  Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасында яңгыраган йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан әзерләнде.

2017-2018 елларга Татарстан Республикасы беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасына республика шәһәрләрендә һәм мунициципаль районнарында поликлиника биналарына капиталь ремонт һәм аларны заманча медицина җайланмалары белән тәэмин итү керә. 

2017 елгы программага Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт поликлиникалары керәчәк, шулардан: беркетелгән халкы якынча 2 млн. кеше булган 43 учреждение (75 объект).

2018 елгы программага барлык республика мунициципаль районнарының 37 учреждениесе (78 объект), шулай ук беркетелгән халкы 1,2 млн. кеше булган башка махсуслаштырылган медицина учреждениеләре керәчәк.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән программаны килештерде. Бу зур һәм күләмле проект, диде ул, программаны гамәлгә ашыру республиканың барлык министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан, шулай ук муниципаль дәрәҗәдән дә тырышлык күрсәтүне таләп итә.  

Бүген программаны Татарстан Республикасы Премьер-министры Премьер- Алексей Песошин имзалар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International