Татарстан Президенты татар халкы шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 131 ел тула. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Г.Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. 

Шагыйрьне искә алырга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минитмер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклары һәм ведомтсволары җитәкчеләре, Татарстан парламенты депутатлары, мәдәният һәм сәнгать эшлекләре килде. 

Бүген М. Җәлил ис. Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Габулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International